Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә өйләреннән чыкмыйча ничек тавыш бирергә кирәклеге турында аңлаттылар

Күчмә тавыш бирү процедурасыннан өлкән яшьтәге һәм хроник авырулар булган кешеләргә файдаланырга киңәш ителә.

Өлкән яшьтәге кешеләр, хроник авырулары булган кешеләр, өйләреннән чыкмый  гына тавыш бирә алалар. Бу хакта әлмәтлеләргә район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында искә төшерде.

Моның өчен теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә шалтыратырга кирәк. Якшәмбе көнне 14:00 сәгатькә кадәр хәбәр итәргә кирәк. Шулай итеп, әлмәтлеләрнең күчмә тавыш бирүгә гариза калдырырга вакыты бар әле.

«Без бигрәк тә өлкән буынга, хроник авырулары булган кешеләргә һәм үзләренең ковидтан саклануына ышанмаган кешеләргә киңәш итәбез. Сүз дә юк, участокларда коронавируска каршы барлык чаралар да үтәлә. Шулай да, әгәр дә сез шикләнәсез икән өйдән тавыш бирүдән файдаланырга киңәш итәм», — дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса