Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә предприятие алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булып узды

Быел «Әлмәтнефть»нең 44 хезмәткәре «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бүләкләре белән билгеләп үтелде.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә предприятие алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булып узды.

«Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Әлмәт-нефть» идарәсе башлыгы Җәмил Гыйрфанов җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, җиңел булмаган, әмма шундый кызыклы һөнәрләренең мөһимлеген һәм дәрәҗәле булуын билгеләп узды:

- Нефть чыгару ул даими һәм туктаусыз процесс, аның сыйфатын нәкъ менә сез тәэмин итәсез. Болай да катлаулы һәм киеренке хезмәтне быелгы аномаль һава шартлары тагын да катлауландырды гына. Әмма сез барлык сынауларны лаеклы үтеп, үзегезнең ныклыгыгызны һәм уртак эшебезгә бирелгәнлегегезне күрсәтә алдыгыз. Нефтьчеләр көне безнең өчен изге бәйрәм, һәм без аны билгеләп үтү традицияләрен сакларга тырышабыз, буыннардан-буыннарга тапшырабыз - елның-елында иң яхшыларны хөрмәтлибез. Шунысы кызганыч, предприятиенең барлык хезмәткәрләрен дә бүләкләү мөмкин түгел, ә бит сез барыгыз да югары класслы белгечләр, көн-дәлек хезмәтегез исә производство процессларының нәтиҗәлелеге һәм республика халкының хөрлеге-муллыгы нигезе булып тора.

Намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнгән нефть һәм газ чыгару операторы Сергей Ефремов нефть тармагында менә инде 15 ел эшли. Ул вакытын һәм көчен кызганмыйча хезмәт куюын шулай югары бәяләүләренә шат булуын белдерде.

- Нефть өлкәсенә якын дусларым киңәше белән килгән идем, ә ул минем гомерлек хезмәтемә әверелде. Хәзер үз һөнәрем белән бик горурланам һәм улыма да еш кына аның кыенлыклары һәм шатлык-куанычлары турында сөйлим, - диде ул.

Катлам басымын саклау буенча оператор Олег Красавин структур бүлекчә җитәкчесе исеменнән Рәх-мәт хаты алды һәм җитәкчелек аның тырышлыгын һәрвакыт бәяләвен ассызык-лады:

- Миңа эшем ошый, чөнки биредә мин туган төбәгемне үстерү буенча уртак эшкә тыйнак кына өлешемне кертүемне тоям. Нефтьче һөнәре минем өчен республикабыз һәм тулаем илебез кешеләренә файдалы булуы белән бик мөһим.

ЦКППНның сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитны саклау буенча белгече Элина Фазлыева да бүләккә лаек булды. Ул үзенең хыялдагы һөнәренә озакка сузылган 10 ел дәвамында килүен һәм, ниһаять, аңа гына түгел, ә һөнәри казанышларын тануларына да ирешүен сөйләде. Элина Фазлыева ассызыклаганча, ул үзенең җаваплы вазифасы белән горурлана, чөнки кешеләрнең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә мөһимрәк нәрсә юк дип саный.

Тантанада катнашучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде, күбесенә рәхмәт белдерелде, ә кайберәүләр хәтта «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе» исеменә үк лаек булды. Һәркем котлауларны шатланып кабул итте һәм хезмәтләренең югары бәяләнүе аларны яңадан-яңа казанышларга һәм предприятие хакына тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә рухландыруын билгеләп үтте.

 

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса