Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тату гаилә ил терәге, бала өчен иң кирәге!

Сабыйларыбызны бүген ничек тәрбияләсәк, киләчәгебез дә шундый булыр. Милләтебез киләчәге дә алар кулында.

Үз милләтеңнең гореф-га-дәтләрен, милли ашларын, йолаларын, киемнәрен, уеннарын, кыскасы, ата-бабадан калган ядкарьләрне саклап, киләчәк буыннарга тапшыру - безнең бурыч.

Баланың шәхес булып формалашуы беренче чиратта гаилә тәрбиясенә бәйле. Ләкин чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Аның төп асылы - гаилә белән балалар бакчасының бердәмлегендә.

Бакчабызның өч татар милли төркемендә тәрбияле, милли җанлы, үз һөнәрләрен яратып, сабыйларның һәркайсына күңел җылысын бирүче педагоглар эшли. «Нәни зиһенгә һәм күңелгә вакытында салынган орлыклар сабыйларның милли яктан шәхес буларак формалашуында хәлиткеч роль уйнаячак. Халык педагогикасына таянып, милли гореф-гадәтләр аша тәрбияләргә омтылуыбыз бушка китмәс!» - ди алар. Бәйрәмнәрдә милли киемнән чыгыш ясаучы нәниләр - тәрбиянең гүзәл үрнәге. Түбәтәй, калфакларны әти-әниләр махсус үзләре текте.

Безнең «Тылсымлы сарай» балалар бакчасында берничә ел дәвамында «Татар гаиләсе» клубы эш-ләп килә. Ул гаиләләрне берләштерә, татар гаилә-сенең асылын ача. Максаты - бала тәрбияләүдә әти-әниләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү, аларның педагогик белемнәрен күтәрү, чараларга күбрәк җәлеп итү, телебезгә, тарихи мирасыбызга, милли үзенчәлекләребезгә карашларын үзгәртү, буыннар бәйләнешен саклау, алар белән кулга-кул тотынып хезмәттәшлек итү. Әти-әниләр сабыйларын кайсы телдә тәрбияләүне үзләре хәл итә. Ләкин баланы ана теленнән мәхрүм итмәү ки-рәклеге турында сүз алып бару зарур. Туган телгә нигез гаиләдә салына. «Татар гаиләсе»ндә беренче очрашу түгәрәк өстәл артында нәкъ менә шушы фикерне ассызыклаудан башлана да инде!

Туган телләр һәм халык-лар бердәмлеге елы кысаларында «Татар гаиләсе» клубы үз эшен тагын да җанландырып җибәрде. Аның эчтәлеген тагын да кызыклырак итеп, төрле традицион булмаган формалар белән баеттык. Тематик фикер алышулар, иҗади остаханәләр, эшлекле уен, педагогик кунакханәләр әти-әниләр өчен бик файдалы узды. Күпчелек чаралар онлайн форматта узса да, татар милли ашларын да пешереп карадык, бүләккә агачтан бизәнү әйберләре ясарга өйрәндек, тукымадан изү тектек, кулъяулык чигү серләренә төшенергә тырыштык.

Бала күңелен ак кәгазьгә тиңлиләр. Менә шушы кә-газьдә ни язасың, нинди эзләр калдырасың - шундый бала үсә. Сабыйларыбызның бүгенгесе - матур, киләчәге ышанычлы булсын иде!

Р. Усманова, В. Мурдагулова, татар теле тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса