Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Капиталь ремонт» программасы кысаларында быел Әлмәтнең 36 күпфатирлы йортын төзекләндерү күздә тотыла

Яшәгән йортың төзек һәм каралган булса, тормыш итүе дә ничектер күңеллерәк һәм уңайлырак. Бу чыннан да шулай. Язгы-җәйге чорда ремонт эшләрен башлап җибәрү инде гадәти күренешкә әверелде.

Резеда Исмәгыйлева

Күпфатирлы йортларда һәм ишегалларында быел да киңкүләмле эшләр җәелдерелде.

«Капиталь ремонт» программасы кысаларында быел Әлмәтнең 36 күпфатирлы йортын төзекләндерү күздә тотыла. Эш нәтиҗәләре иң беренче чиратта подрядчы оешмаларның үзләренә ышанып тапшырылган хезмәтне ни дәрәҗәдә сыйфатлы итеп башкаруларына бәйле. Әлмәт җирлегендә үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәткән дүрт оешма быел да төзекләндерү-ремонт чараларында өлгерлек күрсәтеп, инде эшләрен тәмамлап килә. «Стройинжиниринг», «Экология Строй К», «Солидум», «Стройкомплект и Ко» ҖЧҖнең күпфатирлы йортларны ремонтлау-да тәҗрибәләре шактый зур. Хәзерге вакытта Түбән Мактаманың Буденный урамындагы 11,15,17 нче, Достоевский урамындагы 22 нче йортларында, шәһәрдә Пушкин урамындагы 35 нче йортта эшләр йомгакланган. Тагын 31 йортта эшләр тәмамлануга таба бара. Тәрәзәләр кую, фасадны ремонтлау, балконнарны төрү, түбәләрне ремонтлау, гомуми кулланыштагы урыннарда электр-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен алыштыру кебек чаралар тормышка ашырылып ки-лә. Төзелеш-монтаж эшләре бүгенге көндә 66 процентка үтәлгән дип әйтергә була. 4 торак йорттагы 6 лифт тулысы белән яңаларына алыштырылган. Идарәче компанияләр әлеге лифтларны кулланышка кертү өчен тикшерү уздыруны сорап Россия техник күзәтчелегенә мөрәҗәгать иткәннәр инде. Сентябрь аена кадәр лифтларны эш-ләтеп җибәрү чаралары төгәлләнергә тиеш.

Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, күпфатирлы йортларда ремонт эшләре шушы торакта яшәүчеләр белән үзара киңәшләшеп алып барыла. Эшчеләрнең армый-талмый эшләвен күреп, мактап, күңелләрен күтәрүчеләр дә аз түгел. Шуңа күрә дә эшләрнең уңай нәтиҗәсе күзгә күренеп тора. Ремонт - шау-шулы эш. Төзүчеләр бораулый, тишә, шакылдый, җимерә. Шушы тавышка зарланмый түзеп торучыларга һәм битараф булмаучыларга подрядчы оешмалар үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткереп калалар һәм йортта яшәүчеләрнең тагын да активрак булуларын телиләр. Бары тик бергә, уртак фикердә булып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә була, дип саный алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса