Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полиция хезмәткәрләре "Вакансияләр ярминкәсе"ндә катнашты

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең шәхси составы белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә оештырылган «Вакансияләр ярминкәсе» ндә катнаштылар.

"Вакансияләр ярминкәсенә" килүчеләр полиция хезмәткәрләреннән Эчке эшләр бүлегенә эшкә керү тәртибе, хезмәткәрләрнең социаль гарантияләре, хезмәт хакы дәрәҗәсе,  кандидатларга карата таләпләр турында  тулы мәгълүмат алдылар.


Гражданнар мәгълүматлы буклетларны игътибар белән өйрәнделәр. Эчке эшләр органнары структурасында хезмәт итү белән кызыксынучылар, ОРЛС белгече эчке хезмәт кече лейтенанты Алинә Абдулгалимова өстәмә консультация әңгәмәләре үткәрде, дәгъва кылучыларны хокук саклау ведомствосы эшчәнлегенең юнәлешләре белән таныштырды.


Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә тикшерүче, сорау алучы, вакытлыча тоту изоляторы, эчке сак посты һәм вакытлыча тоту изоляторында эшләүче  вазифаларына буш вакансияләр бар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса