Чара 22 майда Тукай районы Әҗмәкәй авылында булган.
"Сугышчан туганлык" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге ветераннары катнашында 3 төбәкара хәрби-тарихи фестивале узган. Аның кысаларында "Магистраль"операциясенең хәрби-тарихи реконструкциясе үткәрелгән.Әлеге масштаб чара Әфганстанда сугыш вакытында совет солдатлары һәм офицерларының батырлыгына багышланган.