Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иминлегебез үз кулыбызда

Бәйрәмнәрдә күпләр өйдә булмый. Бу исә аларның милкенә һәм торакларына карата кырын гамәлләр кылыну куркынычын арттыра.

Әгәр озакка китәргә җыенсагыз, күршеләрегездән фатирыгызга күз-колак булуларын сорагыз. Шулай ук яхшы йозакка да акча кызганмагыз. Сүз уңаенда әйткәндә, фатир карагын иң элек евротәрәзә җәлеп итә. Милкегезне урлауга юл куймас өчен, полиция участок уполномоченныена мөрәҗәгать итеп, фатирыгызны үзәкләштерелгән сак пультына куйдырыгыз.


Кешеләр аз йөри торган урыннардан ераграк йөрегез. Юлны кыскарту өчен парклар, буш автостоянкалар, спорт мәйданчыклары һәм яланнар аша үтмәгез. Бигрәк тә кичке вакытта кеше күп йөри торган, яхшы яктыртылган урамнарны сайлагыз. Күңелсез хәлләргә тарымас өчен начар кешеләрнең провокациясенә бирелмәгез. Сезгә һөҗүм итсәләр, кычкырып, шау-шу куптарыгыз.


Бәйрәмнәрдә, кагыйдә буларак, балаларга игътибар кими. Аларның иминлеге - ата-ана кулында. Аларга үзен хат ташучы, табиб, полицейский, сантехник, электрик, ата-аналарының танышы дип атаган кешеләргә ишек ачарга, таныш булмаган машинага утырырга, таныш булмаган кеше белән лифтка, подъездга керергә ярамавын, караңгы төшү белән урамнан керергә кирәклеген аңлатыгыз. Әгәр балага таныш булмаган кеше эндәшсә, ул кичекмәстән әти-әнисенә шалтыратырга яки полицейскийга мөрәҗәгать итәргә тиеш.


Урамга чыкканда балага гади генә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат искәртү комачау итми. Юлны аркылы чыкканда, хәтта тротуардан барганда да, шулай ук җәмәгать транспортыннан төшкәндә аеруча игътибарлы булу зарур. Караңгыда өс киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиешлеген онытмаска кирәк.


Үсмер балалар өйдән чыгып киткәндә кая баруларын, кирәк булганда кайдалыгын кемнән сорарга икәнлеген әти-әнисенә әйтергә, таныш булмаган компанияләргә чакырулардан баш тартырга, кайчан кайтачакларын телефон аша хәбәр итәргә тиешләр. Шулай ук баланың интернетта аралашуын һәм нәрсәләр каравын контрольдә тотарга кирәк.


Руль артындагыларга бигрәк тә һава торышы кинәт үзгәргәндә автомобиль белән идарү итү мөмкинлегенә дөрес бәя бирү зарур. Җәяүле кичүләренә якынлашканда аеруча сак булыгыз, куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмагыз, балаларны махсус кәнәфигә утыртыгыз.

Бервакытта да, хәтта 5 кенә минутка да, йоклаган баланы уятырга теләмәсәгез дә, машинада берүзен калдырмагыз. Машинада чит-ятлар күзен кызыктырырлык әйберне күренеп торган урында калдырмагыз.


ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искәртә: җинаять яки башка законсыз гамәл шаһиты булсагыз, полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез яки 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса