Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт дәүләт нефть институтының яңа тулай торагының икенче корпусы ярашлылык турында бәяләмә алды

Ул ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең уңай бәяләмәсен алды.

Нефть институты студентлары һәм аспирантлары өчен билгеләнгән бина барлык техник һәм документаль таләпләргә туры килә. Ул 366 кешегә исәпләнгән. Аның бүлмәләрендә дүрт йокы урыны бар. Һәрберсендә кечкенә генә кухня һәм санузел, мебель, кондиционер, микроволновка һәм суыткыч урнаштырылган.

712 урынга исәпләнгән яңа тулай тораклар төрле чаралар өчен Әлмәт дәүләт нефть институты каршындагы Югары нефть мәктәбе кампусы төзелешенең бер этабы. Ул белем бирү һәм фәнни өлешне берләштерәчәк: иң яхшы нефть кадрларын әзерләү өчен югары уку йорты гына түгел, ә эре фәнни-тикшеренү үзәге дә булачак.

Тулай тораклардан тыш, кампус «ТатНИПИнефть» нең 428 хезмәткәре өчен лаборатория-тикшеренү корпусын һәм нефть институтының 1700 студенты,  укытучысы өчен укыту-лаборатория комплексын үз эченә ала. Шулай ук территориядә 1100 фатирга исәпләнгән торак кварталлар, шул исәптән укытучылар өчен, иҗтимагый һәм спорт үзәкләре, өч балалар бакчасы һәм җир асты паркингы төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта тулай тораклар һәм фәнни блок корпусы төзелгән.

 

Фото: Әлмәт дәүләт нефть институты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса