Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итүенә чакыралар

Республика күләмендә мондый кабул итү беренче тапкыр уздырыла.

2 апрельдә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашында алимент түләттерү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.

 

Алиментлар түләтүгә бәйле сорауларны видеоконференцэлемтә режимында бирергә мөмкин булачак.

 

Кабул итүгә 30 мартка кадәр 8(843)514-92-21 телефон номеры буенча язылырга мөмкин.

 

Кабул итүгә язылган гражданнар яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә килеп, турыдан-туры идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса