Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә язгы ташуга әзерлек турында фикер алыштылар

Карабаш сусаклагычы 1957 елда сәнәгать объектларын һәм нефть чыгару объектларын техник су белән тәэмин итү максатыннан төзелә. Мәйданы-6,5 км, су күләме-48,5 млн. куб. м.

Язгы ташуга әзерлек максатыннан, Әлмәт муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе Карабаш сусаклагычының гидротехник корылмаларының торышы һәм язгы ташу чорына әзерлеге тикшерде.

 

Күчмә киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, «Әлмәт муниципаль районы Гражданнарны яклау идарәсе» башлыгы Валерий Грезнев, эзләү-коткару отряды башлыгы Фәсхетдин Сыраев  катнаштылар.

 

Язгы ташу чорында гидротехник корылманы әзерләү буенча чаралар ике юнәлеш буенча үткәрелә:беренчесе – күтәрткеч корылмаларны, автоматлаштыру һәм сигнализация системалары, хәбәр итү системаларын әзерләү, , икенчесе - сусаклагычның үзен кар суларын кабул итүгә әзерләү.

Бүгенге көндә су дәрәҗәсе 135,3 м.тәшкил итә, су саклау урыны 13,1 млн. куб. м. коры суларны кабул итәргә мөмкин.

 

"Агымдагы елда язгы ташудан без курыкмыйбыз, ләкин авыл җирендә яшәүчеләргә һәм шәхси йорт хуҗаларына язга әзерләнергә кирәк, барысы да һава шартларына бәйле булачак. Якын-тирә территорияләрне, су үткәрү торбаларын вакытында кардан чистарту мөһим. Потенциаль куркынычны бәяләү өчен, Карабаш сусаклагычыннан тыш, Дала Зәе елгасына да актив мониторинг алып барыла. Куркыныч хәлләр килеп чыккан очракта халыкка хәбәр ителәчәк. Вәзгыять контрольдә», - дип билгеләп үтте район башлыгы Тимур Нагуманов.

 

Белгечләр тирә-юньдәге кешеләргә үзләре дә әзер булырга, һава торышы фаразларын һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәрләрне игътибар белән күзәтергә киңәш итә.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса