4 март көнне 15:08 сәгатьтә шәһәрнең коткару хезмәтенә Түбән Мактамада мунча януы турында хәбәр килгән.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунчаның түбәсе астыннан куе төтен күтәрелә. Эчке яктан корылманың түшәме янганлыгы ачыклана.
Янгын 15:21 сәгатьтә сүндерелә. Мунчаның түшәме янып бетә һәм өлешчә түбәсенә зыян килә.
Зыян күрүчеләр юк.