Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә беренче балык тоту фестивале узды

Киләсе ярыш март аенда, сулыклардагы боз эрегәч булачак.

Әлмәттә беренче балык тоту фестивале булды. Әлмәт сусаклагычына балык тоту өчен иллеләп балыкчы чыкты. Алар барысы да республика шәһәрләреннән килгән. Бу хакта «Әлмәт ТВ» хәбәр итә.


Кышкы балык тоту ярышларында гүзәл затларның бердәнбер вәкиле - Наилә Шәйдуллина. Ул тотылган балык күләменә бик шатланмады, күбрәк тоткан вакытлар да бар иде диде ул. 


Ярыш дүрт сәгать дәвам иткән. Ярыш булган  көнне урамда ун градуслы салкын булса да, сусаклагычта да, кырда да  җил аркасында минус 20 иде. Катнашучыларны җылыту өчен, оештыручылар шулпа әзерләргә булган.


Мондый фестивальләр республиканың башка районнарында да үткәрелә. Киләсе ярышны балыкчылар сулыклардагы боз эрегәч үткәрергә җыеналар. Март аенда алар Түбән Кама районында очрашырга планлаштыралар.

 

Фото: Әлмәт ТВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса