Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия президенты «Татнефть»нең баш геологы Рәис Хисамовны бүләкләде

Россия президенты Владимир Путин «Татнефть»нең баш геологы Рәис Хисамовны Почет ордены белән бүләкләде.

Дәүләт башлыгының тиешле указы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. “Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары — баш геолог Хисамов Рәис Салих улы Почет ордены белән бүләкләргә”, — диелә документта.

Рәис Хисамов 1950 елда туган. 1978 елда Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының кичке бүлеген тәмамлый. Баш геолог — «Татнефть» генераль директоры урынбасары булып 1997 елның октябреннән эшли. Геология-минералогия фәннәре докторы, профессор.

 

 

Фото: "Татнефть"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса