Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда һәр бишенче җир асты су чыганагы санитар нормаларга туры килми

Узган ел Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында хәл начарланган. Менделеевск муниципалитетында уңайсызлыклар юк, Кайбыч һәм Чистай районнарында су бераз яхшырак икән.

Татарстанның җир асты су чыганакларының һәр бишенчесе санитар нормаларга туры килми. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. 


«Кызганычка каршы, җир асты суларын төзекләндерү белән бәйле хәл акрын үзгәрә. Аларның һәр бишенчесе санитар нормаларга туры килми. Бу хәл санитар саклау зоналары оештырылырга тиешле проектларның булмау аркасында килеп чыга», — диде ул. 

Патяшина сүзләренчә, бу проблема чыганакларның яртысыннан артыгында күзәтелә. ТР Президенты йөкләмәсе буенча, җир асты чыганакларыннан сыйфатлы су белән халыкны тәэмин итү буенча махсус программа булдырылды.

 

Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса