Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Татмедиа”ның яңа телеканалы эшли башлый

Яңа телеканалның исемен һәм логотибын республика халкы үзе сайлый алачак.

Татарстанның көньяк-көнчыгышын колаулаучы яңа телеканалны “Татмедиа” 2021 елның мартында эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Ул “Татарстан-24” каналының партнеры буларак эшләячәк, дип хәбәр итте медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков. 


Безнең Яр Чаллыда “Чаллы-ТВ” һәм Түбән Камада “НТР” кебек зур телеканалларыбыз бар, алар бик уңышлы эшли. Шуңа күрә Әлмәттәге телеканалны көчәйтү идеясе туды. “Татнефть” ярдәме белән Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Азнакайда яшәүчеләр Әлмәт белән бәйле. Шуңа күрә без Әлмәттә Татарстанның көньяк-көнчыгышында эшләүче телекомпания булдырырга планлаштырабыз”, - диде Садыйков.

Хәзер халыктан сораштыру бара, без көньяк-көнчыгышта яшәүчеләргә нинди яңалыклар, телепрограммалар кирәклеген өйрәнәбез, аларны барыннан да бигрәк нинди темалар борчыганын ачыклыйбыз. Киләчәктә без телекомпаниянең иң яхшы исеменә, иң яхшы логотипка конкурс, журналистларга кастинг игълан итәчәкбез. Бу Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрендәге телестудияләрне берләштерүче компания булачак. Шул ук вакытта телекомпания “Татарстан-24” проектына да кертеләчәк”, - дип аңлатты Шамил Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса