Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ялкын» журналының яңа саны тәкъдим ителде

 19 гыйнварда «Татмедиа»ның әдәби кафесында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде. Чара миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашында үтте.

Очрашуда катнашкан YouTube хостингында «Хижина музыканта» каналын алып баручы блогер Раил Арсланов Инстаграм,Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингын чагыштырып аңлатты.Ул  YouTube каналын алып баруның күпкә авыррак икәнен әйтте. «Социаль челтәрләрдә даимилек, кызыклы һәм сыйфатлы контент булырга тиеш», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Инстаграм белән Тик-ток челтәрләре күбрәк күңел ачуга корылган. YouTube хостингында күбесенчә мастер-класс, өйрәтүгә кагылышлы видеолар урын ала. Анда  акча да күбрәк түләнелә. Баштагы вакытта ярты елга өч мең ала идем, аннан соң ул һәр ай саен килә башлады», — дип мисал китерде миллион язылучысы булган Раил.

«Ялкын»ның яңа санында блогер Раил Арслановтан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Ул журналның тышлыгында сурәтләнгән.

«Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә бирә башладык. Яңа санда — Базарлы Матак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова. Без аның белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итәбез», — диде «Ялкын» журналының мөхәррире Илназ Фазуллин. 

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналының аудиториясе яшьләр тәшкил иткәнен билгеләп узды.

«Туган телебездә яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар. Кызыклы яңа форма һәм эчтәлек тә таба алдык», — диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса