«Татнефть»тә яңа билгеләү
Җәмгыять

«Татнефть»тә яңа билгеләү

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы итеп Җәмил Җәмил улы Гыйрфанов билгеләнде.

Ул «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе начальнигының җитештерү буенча беренче урынбасары-баш инженер вазифасын башкарган.

Бу хакта "Татнефть"нең матбугат хезмәте хәбәр итә.