Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы 8 нче төзәтү колониясендә булды

Катгый режимлы 8 нче төзәтү колониясе элек иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәгән затлар өчен.

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр прокуроры Дамир Яфизов, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев һәм башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов белән бергә 8 нче төзәтү колониясендә булды.

Биредә беренче тапкыр хөкем ителгәннәр дә бар. Колония 1445 кешегә исәпләнгән.  Хәзерге вакытта анда 860 хөкем ителүче бар.

Колония территориясендә кичке мәктәп, һөнәри училище, хезмәт адаптациясе үзәге (җитештерү цехлары), мәчет, чиркәү урнашкан.

Делегация учреждение территориясен карап чыкты, җитештерү базасы һәм чыгарыла торган продукция исемлеге белән танышты. Колониянең җитештерү секторы – күп профильле. Хөкем ителүчеләр тегү, металл эшкәртү һәм агач эшкәртү цехларында хезмәт итә. Шулай ук терлекчелек фермасы, теплица, лимонарий да эшли.


Район һәм төзәтү колониясе җитәкчелеге хезмәттәшлек итү һәм колония чыгара торган продукцияне сатуда ярдәм күрсәтү буенча киләчәккә планнар билгеләде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса