Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярты ел хезмәт хакы алмаган әлмәтле судка мөрәҗәгать иткән

Әлмәт шәһәр судында ярты елы хезмәт хакы алмаган әлмәтленең хезмәт хакы, акчалата компенсация һәм мораль зыянны компенсацияләү буенча бурычларны түләттерү турында дәгъвасы буенча гражданлык эше каралган.

Гариза бирүче 2019 елның маеннан шәһәрнең бер оешмасында мастер вазифасында эшли, бу елның маеннан октябренә кадәр аңа 77 174 сум күләмендә хезмәт хакы түләнми, ул оешмадан хезмәт хакы буенча бурычны, тоткарланган өчен акчалата компенсацияне, шулай ук мораль зыян өчен 293 447 сум күләмендә компенсация түләтүне сораган.

Хәбәр ителгән булса да, суд утырышына оешма вәкиле килмәгән.

Суд карары белән оешма 77174 сум хезмәт хакы буенча  бурычын, 1873,42 сум акчалата компенсация һәм 5000 сум мораль зыян өчен компенсация түләргә тиеш.

Карар законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса