Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кайнар линия үткәреләчәк

3 декабрь көнне кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медицина-социаль экспертиза баш бюросы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңларга ярдәм итәчәкләр.


"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.


Сорауларны +7 (939) 345-37-50 WhatsApp номеры буенча да җибәрергә мөмкин.


Консультация вакыты - 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса