Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкара инвалидлар көнендә “Уңайлы мохит” дигән тоталь тест үткәреләчәк

3 декабрьдә уңайлы мохит һәм инклюзив аралашу күнекмәләрен оештыру темасына “Уңайлы мохит” гомумроссия иҗтимагый онлайн-акциясе узачак.

Тест россиялеләрнең мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемалары һәм ихтыяҗлары, алар белән аралашу этикасы турында хәбәрдар булу дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.


Ирекле тест барлык теләүчеләр өчен үткәрелә. Быел, хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен төп тоталь тесттан тыш, мәктәп укучылары өчен аерым тест узачак. Акция 3 декабрьдә мәктәп укучылары өчен 8:30 сәгатьтә һәм өлкәннәр өчен 10:00 сәгатьтә старт ала.


Катнашу өчен https://edu.rirportal.ru/total-test сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлгәннән соң шәхси кабинетка сылтама килә, аның буенча 3 декабрьдә тест узарга мөмкин булачак.

Әлеге тестны 2019 елда илнең 72 субъектыннан 14 меңнән артык кеше эшләгән.

Проект Гомумроссия милли фронты тарафыннан тормышка ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса