Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Икътисад министрлыгы үзмәшгульләргә ташламалы микрозаймнар белән ярдәм итәчәк

Татарстанда үзмәшгульләр саны ике ел эчендә 100 мең кешегә җиткән.

1 декабрьдән башлап, “Үзмәшгульләр” микрофинанс продуктына гаризалар кабул итү башлана. Ул министрлык тарафыннан “һөнәри керемгә салым” түләүчеләргә ярдәм итү өчен эшләнгән.


Әлеге микрозайм шәхси эшмәкәр булмаган һәм “һөнәри керем салым”ын түләүче физик затлар өчен эшләнгән. Шул ук вакытта физик затның үзмәшгульлек статусында теркәлгән булуына 6 айдан да ким булмаска, ул үз эшчәнлеген республикада алып барырга һәм аның яше 65 артмаска тиеш.


Программа таләпләренә туры килүче гражданнар өчен 3 айдан 24 айга кадәр 6 % белән 500 мең сум займ бирелә.


Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50% ына кадәр поручительлек бирә.

Микрозаймга гаризалар 1 декабрьдән “Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды” тарафыннан кабул ителә. Гаризаны шулай ук бизнес өчен күпфункцияле үзәк аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек булган эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләре аша да бирергә мөмкин. Региональ вәкилләрнең контактларын https://fpprt.ru/ сайтында табарга мөмкин.

8 (843) 524-90-90 номерына шалтыратып, бизнеска ярдәм итү буенча республикада гамәлдә булган башка чаралар буенча консультация алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса