Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң зур бәя - халык рәхмәте

«Татнефть» үз эшчәнлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитны саклау һәм табигый байлыкларны рациональ куллану буенча җәмгыять алдында җаваплы.

Чиста сулы экосистемага сакчыл караш, су объектларына үтемлелек. 1995 елдан бирле үткәрелеп килүче «Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик торышын саклау һәм суның сыйфатын яхшырту» дигән бәйге дә моңа этәргеч бирә.

Чишмә суларының сыйфаты нефтьчеләр эшчәнлегенең үзенчәлекле бер индикаторы буларак, чыганакларны эшкәртү барышы турында сигнал бирә. Шуңа да чишмәләр аерым күзәтчелектә. «Татнефть» тармаклары эшчән-леге зоналарында башкарылучы геологик-техник чаралар, җиһазларның ышанычлылыгына даими күзәтчелек су чыганакларының пычрануына юл куймый.

Бәйге үткәрү буенча эшче төркем структур тармаклар, шулай ук «Татнефть» төркеме предприятиеләре күзәтчелегендәге чишмә-ләрне карап чыкты, катлам басымын саклау буенча технологик сыеклык хәзерләү идарәсе лабораториясендә чишмә суларына анализ ясалды.

Юбилей бәйгесендә беренче урынны «Әлмәтнефть» идарәсе яулады, комиссия хөкеменә алар Әлмәт районы Яңа Нәдер авылындагы мәшһүр якташыбыз Нәдер Уразмәтовка багышланган су чыганагын һәм Зәй районындагы Яңа Спас авылы янындагы «Серебряный», ягъни «Көмеш чишмә»не тәкъдим иттеләр. Икенче урынга тулы бер ял итү-күңел ачу комплексын тәшкил итүче «Җәлилнефть»нең данлыклы чишмәләре («Культура» һәм «Кырык чишмә») лаек булды. Әлеге төркемдә призлы өченче урынны «Нурлатнефть» идарәсе яулады.

Икенче төркем бәйгечеләре арасында Азнакай районы Мәлбагыш авылында «Таллы чишмә»гә тулысынча реконструкция ясаган скважиналарга җир асты ремонты үткәрү идарәсе җиңү яулады. Быел бәйгедә тәүге тапкыр катнашкан «Татнефть-АЗС Үзәк» ҖЧҖгә уңыш елмайды - аларга икенче урын бирелде. Өченче урында - «Таграс-РемСервис» ҖЧҖ.

Быел беренче тапкыр «ТАНЕКО» АҖ, озак вакыт тәнәфестән соң «Татнефтегазпереработка» идарәсе коллективлары да кушылды.

Коллективлар хезмәтләре өчен тиешле бәя алдылар. Әмма иң зур бәя - халык рәхмәте. Күпчелек авылларның йортларына су керсә дә, ризык әзерләү өчен чишмә суларын кулай күрәләр. Шуңа да чишмәләргә сукмак өзелми.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса