Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дистәләгән укучыбыз аңа рәхмәтле

«Татмедиа»ның җиде басмасын алдыручы һәм үз акчасына дистәләгән кешене «Әлмәт таңнары» газетасына яздыручы Мирсәет Сәйфиевне зурладык.

Газетабызны даими укып баручылар хәтерлидер, Мирсәет Сәйфиев ике ел дәвамында шәһәр һәм районда яшәүчеләргә яртышар ел буена газета уку мөмкинлеге тудыра.

Мирсәет ага белән дуслыгыбыз көтмәгәндә башланган иде. Хәер, алай дип әйтү дөрес тә түгелдер. Ул «Әлмәт таңнары» чыга башлаган көннән үк газетаны алдыра. 1990 елда нигез салынган татар басмасына ул чорда берчә сөенеп, берчә милли күтәрелешкә зур өметләр баглап языла. «Бөтен шәһәр һәм район яңалыкларын шуннан укып белдем, кызыклы шәхесләр, тормыш хәлләре белән таныштым. Бүген дә рәхәтләнеп укыйм», - ди ул.

Әле дә хәтерлим, моннан ике ел элек: «Күптән газетаны чыгаручылар белән танышасым килә иде», - дип Мирсәет ага редакциябезгә кунакка килгән иде. Теләкләрен, хезмәтебез өчен рәхмәтен белдерде. Сөйләшеп киттек, язмыш сынауларын узганын белдек, хәзер ялгызы гомер кичерә, Габдрахманда бакча тотып, яшелчә-җимешен үстерә, кышкылыкка төрле салат-кайнатмаларны да үзе ясый. Хезмәт елларында җаваплы вазифалар биләгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, бүген дә тел, милләт дип янып яшәүче Мирсәет ага белән беренче очрашуыбыз эзсез узмады. Газетага язылыр чор җиткәч, ул кабат безгә килде дә, өстәлгә акча чыгарып салды һәм 10 кешене үз хисабына «Әлмәт таңнары»на яздырырга теләвен әйтте. «Татар газетасы яшәргә тиеш, укучылары артсын. Үземнең дә өлешемне кертергә телим», - диде ул. Без исемлек булдырып, 10 әлмәтлене альтернатив пункт аша газетабызга яздырдык. Соңрак ул алар санын 20 гә җиткерде. Шулай итеп, Мирсәет Сәйфиев ике елдан артык, елына ике тапкыр хәләл пенсия акчасына 20 шәр кешене «Әлмәт таңнары»на яздыра. Бу елына 12 мең сум дигән сүз. 2020 елның беренче яртыеллыгында 20, икенче яртыеллыгында 30 кешене яздырды. Шул исәптән үзе бакча тоткан Габдрахман авылына 10 ар данә рәсмиләштерде. Шушы көннәрдә ул изге гамәлен янә чынга ашырды - 2021 елның беренче яртыеллыгына тагын 20 кешене газетабызга яздырды. Моннан тыш, Мирсәет ага үз өенә почта аша «Татмедиа»ның 7 басмасын да яздырып ала.

- Шулкадәр матур итеп яза барлык басмалар да. Укуы рәхәт. Эштән бушагач, бөтен дөньямны онытып укыйм, - ди ул.

Менә бу безнең хезмәте-безгә зур бәя! Мирсәет ага кебек тугры да, юмарт һәм киң күңелле дә укучыбыз булу зур шатлык.

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса