Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР буенча Роспотребнадзор Covid-19 чорында укытучылар өчен яңа кагыйдәләрне җиткерде

Татарстан буенча Роспотребнадзор мәктәпләрдә COVID-19 йоктырудан саклау өчен укытучылар өчен яңа тәкъдимнәр кертте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина укытучыларның бер-берсе белән аралашуын минимальләштерергә, уку йортларында чәй эчүләрне гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә, дип хәбәр итте. Әмма дәрес вакытында укытучыларга битлек һәм перчаткалар киеп йөрмәскә мөмкин, чөнки укытучы такта янында торганда мәктәп укучылары утырган парталарга кадәр социаль дистанция үтәлә (1 метрдан да ким түгел). Роспотребнадзор педагогик составка аралашуларны чикләргә һәм дистанцияләрне сакларга киңәш итә.

Мәктәпләрдә һәр класс өчен бер генә кабинет бүлеп бирергә кирәклеге дә әйтелде. Шулай ук укытучылар үзара аралашкан очракта, битлекләрне кияргә тиеш була. Әгәр укытучы коридорда икән, ата-аналар белән аралашканда, яки сыйныфлар арасында йөргәндә, шулай ук шәхси саклану чараларын үтәү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса