Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Әлмәт аксакалларын ишеткән

Әлмәттәге 6 нчы зират территориясендә төзекләндерү эшләре тәмамланды.

26 августта Әлмәт мәхәлләләре вәкилләре Бигәш урамындагы 6 нчы зират янына җыелды. Анда күптән көтелгән төзекләндерү эшләре тәмамланган: кыска вакыт эчендә зират тирәсендә һәм эчендә юллар салынган, машиналар кую урыннары булдырылган.


Барлык яңарышлар Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе Тимур Нагуманов, “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов һәм аның урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Шәһәр автомобиль юллары идарәсе ярдәме белән башкарылган.


- Бу зират 25 ел чамасы элек ачылган. Шул вакытлардан бирле монда бернинди төзекләндерү дә булмады. Быел Корбан гаетендә Тимур Дмитриевич безнең Үзәк мәчеткә килгән иде. Шунда без аңа зиратның начар торышта икәнлеген аңлатып бирдек. Төгәл җиде көн үтте һәм зират янында юл сала башладылар. Бүген инде без өстәл өсте кебек тигез асфальт өстендә басып торабыз. Хакимият башлыклары безне ишеткәнгә бик зур рәхмәт. Башка җитәкчеләребез, дин кардәшләребез дә шулай ярдәм итеп торсыннар иде - диде Әлмәт Аксакаллар Шурасы рәисе урынбасары Мәсхут Сабиров.


Чара аксакаллар, мәхәллә вәкилләре тарафыннан рәхмәт итеп укылган Коръән аяте белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса