Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

31 декабрь эш көне булачак

2020 елның соңгы көнен эшләми торган көн итү мөмкинлеге әле карала.

Узган ел 31 декабрь шулай ук ял көне булмады, әмма кайбер губернаторлар үз төбәкләрендә барыбер дә аны эшләми торган көн дип игълан иткән. Аерым алганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә татарстанлыларның Яңа ел алдыннан ял итү тәкъдиме турындагы фикерен белү өчен ачык тавыш бирүне башлап җибәрде. 

Ә агымдагы елның 31 декабрен ял көне итү мөмкин түгел, чөнки бу РФ Хезмәт кодексын бозачак, дип ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Быел 31 декабрь ял көне булса, ул чакта башка ял көннәренең берсен эшләргә туры киләчәк, диделәр. Шуның аркасында РФ Хезмәт кодексының 110 маддәсе бозылачак, ул 48 сәгатьтән дә ким булмаган атна саен өзлексез ял итүне күздә тота.

Ял көннәренең графигы 2019 елның октябрендә ук төзелгән иде һәм 2020 елның 31 декабре анда ял көне итеп саналмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса