Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле 280 мең сум акчасыннан колак каккан

Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Әлмәттә яшәүче 58 яшьлек хатын-кызга 22 сентябрь иртәсендә билгесез зат шалтырата. Ул үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра һәм хатын-кызның банк картасыннан кемнеңдер 8 тапкыр акча күчерергә омтылуын әйтә. Билгесез зат үтенече буенча, янәсе, мошенниклардан сакланыр өчен хатын карталары турындагы бөтен мәгълүматны шалтыратучыга хәбәр итә.

Аннары аны Дмитрий исемле башка белгеч белән тоташтыралар. Ул ханымга барлык суммасын куркынычсыз исәп-хисап счетына күчерергә кирәклеген аңлата.

Бу вакытта хатын эштә була һәм банкка бара алмый. Шалтыратучы хатын-кызны тынычландыра һәм аның исзп-хисап счетын тәүлек буе сак астына куячакларын вәгъдә итә. Шулай ук пенсионер ханымнан бу хәл турында сөйләмәвен үтенә һәм банк серен игълан иткән өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтә. Шуннан соң хатын-кызның кәрәзле телефонына «900» номерыннан 48 337 сум 25 тиен акчаның алынуы турында смс-хәбәр килә.

Икенче көнне пенсионер белән янә банк хезмәткәре элемтәгә керә, ул вакытта хатын банк янында була. Шалтыратучы телефоннан элемтәне өзмичә генә мәсьәләне хәл итүне сорый. Хатын үзенең счетыннан акчасын мошенник әйткән счетка күчерә. Шуннан соң шалтыратучы яңа картаның кайчан әзер булачагын әйтеп, аның белән соңрак элемтәгә керәчәген вәгъдә итә һәм югала.

Ханым нәтиҗәдә улына бөтенесен сөйләп бирә, алданганын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Ул мошенникларга 280 000 сум акча күчергән булып чыга.

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса