Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда Татарстанда ана капиталын түләүгә 13 млрд сумга якын акча тоту планлаштырыла

Агымдагы елда Татарстан Республикасында ана капиталын түләүгә 13 млрд сумга якын акча тоту планлаштырыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова хәбәр итте.

 “Оператив мәгълүматлар буенча, без 2020 елда Татарстан Республикасында  40 мең бала туачак дип планлаштырабыз, без аларга сертификатлар бирәчәкбез”,  - дип билгеләп үтте спикер.

Гөлсинә Сабирова шулай ук узган елда Татарстанда Ана капиталыпн алуга федераль бюджеттан 9 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгәнен әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озынайту һәм беренче бала туган гаиләләргә ярдәм күрсәтелү турында белдергән иде. Әлеге закон 1 мартта имзаланды.

Илдә туучылар санын арттыру  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла торган "Демография" илкүләм проектындагы өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

Фото:архив

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса