Түләүләр алу өчен моңа кадәр мөрәҗәгать итәргә өлгермәгән гаиләләр 2020 елның 30 сентябренә кадәр дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ яки Пенсия фонды аша гариза бирә ала.
Президент указы нигезендә, июль аенда 3-16 яшьлек балаларның әти-әниләренә, опекуннарына һәм тәрбиягә бала алучыларга 10 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр каралган.
Гариза бирү өчен кирәкле документлар:
- гариза бирүченең паспорты;
- түләүләр каралган һәр баланың туу турында таныклыгы;
- гариза бирүченең банк счеты реквизитлары;
- баланың опекага алынуын раслаучы документлар (опекуннар өчен).
Тулырак мәгълүматны шулай ук Пенсия фонды сайтында табарга була.