10.00 сәгатькә Әлмәт шәһәрендә һәм районында 70 % тан артык кеше тавыш биргән
Әлмәтлеләр гражданлык бурычларын үтәүләрен дәвам итә.
Алдагы ике көнне дә исәпкә алып, сәгать 10.00 га шәһәр һәм районда 70 % тан артык кеше сайлауларга килгән. Бу хакта шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова җиткерде. Сайлау участокларында хокук бозулар күзәтелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа