Урман-Кәләй урта мәктәбендә ата-аналар белән җыелыш узган
Аларны балаларның юл-транспорт травматизмы статистикасы белән таныштырганнар.
Урман-Кәләй урта мәктәбендә булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән җыелыш булып узган.
Аларга юл хәрәкәтендә закончалыклы катнашучылар тәрбияләүдә ата-аналарның ролен билгеләп үттеләр.
Җәяүлеләрнең, пассажирларның үз-үзләрен тотышы кагыйдәләре, балалар өчен тотып торучы җайланмаларны һәм куркынычсызлык каешларын куллану кирәклеге турында инспекторлар искә төшерделәр.
Тематик видеофильмнар күрсәттеләр, ата-аналар өчен белешмәлекләр тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа