Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Татарча диктант" быел онлайн уза

26 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча татар телендә белем бирүне тикшерү буенча "Татарча диктант" акциясе узачак.

Акциянең максаты - дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Диктантта катнашырга теләгән һәр кешегә сайтта теркәлү узарга кирәк http://diktant кtatar/.
Быел диктантны онлайн язачаклар. Моның өчен diktant.tatar сайтына керергә; бланкны алып, бастырып чыгарырга, онлайн трансляцияне ачарга, соңыннан язган диктантны сканердан чыгарып бланк белән һәм җибәрергә кирәк.

Язмаларны почта аша tatarchadiktant@gmail.com яисә Татарстан Республикасында +7 953-483-77-11 номеры буенча ватсапка җибәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса