Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт студентлары яңача укый

Югары уку йортлары һәм техникумнар дистанцион укуга күчерелде. Бу коронавирус таралу куркынычы янау белән бәйле - профилактика максатларында башкарылды.

Республикада 13 марттан санитар режим кертелде. Вәзгыять Әлмәттәге белем йортларына да үзгәрешләр алып килде.

Студентлар белән укытучылар хәзер видеоэлемтә аша гына аралаша. Дөнья буенча таралучы коронавирус чорында АГНИ студентлары институтка вакытлыча йөрми. Коридорлар һәм аудиторияләр буш, әмма уку процессы туктатылмый. Яшьләр лекцияләрне өйдә махсус цифрлы платформа ярдәмендә тыңлый, материаллар белән таныша, тестларны да шул рәвешле ясый.

- Студент башта материаллар, презентацияләр белән таныша, видеофрагментларны карый, теория өйрәнә. Соңрак укытучы биргән контроль тест уза, яки биремнәрне башкара, - дистанцион технологияләр бүлеге начальнигы Эдуард Жданов.


Система көндезге һәм кичке бүлектә укучылар өчен эшли. Әкренләп читтән торып укучылар да аңа тоташачак.

Шәһәрнең башка уку йортлары да карантинда. Әлмәт политехникумында дистанцион укулар оештыру тәҗрибәсен исә көньяк-көнчыгыштагы һөнәри уку йортларына да тәкъдим иттеләр. Шушы көннәрдә Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов техникум базасында урта махсус уку йортлары җитәкчеләре белән очрашты. Ул бүгенге вәзгыять шартларында кадрлар әзерләүдә заманча цифрлы технологияләр куллануга әзерлекне тикшерү дә булып тора дип билгеләде.

- Дистанцион укулар оештыру өчен техникумда барлык кирәкле җиһазлар бар. Төп белем бирү программалары буенча курслар булдырылды. Ресурс студентлар өчен уңайлы, - ди АПТ директоры Илдар Баһманов.

Биредә дистанцион укулар Moodle платформасы аша башкарыла. Система укуларга берьюлы барлык студентларны да кушарга мөмкинлек бирә.

Республикада санитар-эпидемиологик режим 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Медицина белгечләре әлеге дәвердә кеше күп булган урыннарга йөрмәскә киңәш итә. Гомумән, урамга мөмкин кадәр азрак чыгарга, кулларны исә ешрак юарга кирәклекне әйтә.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса