Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп укучыларының көзге каникуллары кайчан булачак?

Көзге каникуллары гадәти тәртиптә башланачак.

Мәскәү укучылары 14 көнлек каникулга бүген, 5 октябрьдә китәчәк. Россия башкаласы хакимияте Covid-19 коронавирусы белән авыру очракларын киметү өчен шундый карар кабул иткән. Моннан тыш, Мәскәү Хөкүмәте карамагында булган өстәмә белем бирү һәм балалар өчен күңел ачу оешмалары бүгеннән башлап 18 октябрьгә кадәр эшләмәячәк. 

Казанда көзге каникуллар 2-8 ноябрьдә булачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.  

«Көзге каникулларга да озак калмады. Алар гадәттәгечә, 2-8 ноябрь көннәрендә булачак», — диде докладчы. Каникуллар вакытында өстәмә белем бирү оешмалары эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса