"Зур этнографик диктант" узачак
Мәгариф

"Зур этнографик диктант" узачак

Ул халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турында белемне бәяләүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия акциясе.

Быел диктант 3-8 ноябрьдә онлайн форматта узачак.

Диктант тексты 30 тест биремен үз эченә ала: 20 федераль сорау һәм 10 төбәк соравы.

Үткәрү вакыты (катнашучыларны инструкцияләүне дә кертеп) – 60 минут.