Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Владимир Путин югары уку йортларында бюджет урыннары саны артачагын әйтте

Әлеге максатларга федераль бюджеттан акча бүленергә тиеш. 

 2021 елда Россия югары уку йортларында бюджет урыннары саны тагын 33 меңгә артачак. Түләүсез уку урыннарын арттыру өчен, федераль бюджеттан акча бүленергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин сенаторлар белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. 

«Киләсе елда югары уку йортларында бюджет урыннары саны тагын 33 меңгә артачак. Әлеге максатларга федераль бюджеттан акча бүленергә тиеш», — диде Владимир Путин.

Президентның сенаторлар белән киңәшмәсе Зур Кремль сараенда үтте. Бу, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, беренче масштаблы чара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса