Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә укучыларга рюкзаклар тапшырылды

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә.

Уку елы алдыннан авыр социаль хәлдәге гаиләләрдәге балалар яңа букчалар ала.

"Сәламәтлек" паркында 22 беренче сыйныф укучыларына яңа рюкзаклар һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшыру тантанасы узды.

 Балаларны котларга һәм аларга бүләкләр тапшырырга район башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Зенит» банкы идарәчесе Рөстәм Исхаков килгән иде.

Бәйрәм мәйданында аниматорлар катнашында күңел ачу программасы оештырылды, ә Әлмәт артистлары тантана сәбәпчеләре өчен музыкаль бүләк әзерләгән иде.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса