Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләр грантлар конкурсында 800 000 сумнан артык акча алдылар

Акчалар Татарстанның яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.

Татарстанның яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсының икенче этабы узды. Нәтиҗәдә, әлмәтлеләр 800 000 сумнан артык суммага грантлар алдылар. Бу хакта районның башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сертификатларны ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева тапшырды. Чара 12 августта - халыкара яшьләр көнендә узды.

Яшьләргә ярдәм итү үзәгеннән килгән үсмерләр «МФП мобиль һөнәрләр фабрикасы» проектын тормышка ашыру өчен 320 798 сум акча оттылар.

«Форпост» үзәге "Свои" проектын тормышка ашыру өчен 550 000 сум акча алды.

 

 

Фото:район башлыгының матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса