Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Умка» балалар бакчасында «Светофор көне» билгеләп үтелде

Бу бәйрәм-балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Әлмәттә 8 нче номерлы «Умка» балалар бакчасында «Светофорның туган көне» дигән тематик бәйрәм үткәрелде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Чарада балалар беренче светофорның кайчан барлыкка килүен һәм светофорның нинди төрләре булуын белделәр. Шулай ук балалар әти-әниләре белән уеннарда, эстафеталарда катнаштылар.

ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илгизә Курамшина катнашучыларга урамнарда һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерде.

 

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса