Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Студентлар отрядларына старт бирелде

2021 елда студентлар отрядлары эшендә катнашучыларны эшче һөнәрләренә өйрәтү буенча сынау проекты старт алды. Татарстан Республикасында проектта 4 белем бирү оешмасы катнашты.

Проект 2022 елда да дәвам итте. «Әлмәт политехник техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе агымдагы елның февралендә «Россия Студентлар Отрядлары» Яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан студентлар отрядларында катнашучыларны эшче һөнәрләренә түләүсез нигездә укыту буенча үткәрелә торган конкурслы сайлап алуда катнашты һәм тугыз лот буенча җиңеп чыкты.

Политехник техникумда «Мастер» студентлар отряды оештырылды. 2022 елның 4 апреленнән техникум студентларын түбәндәге эшче һөнәрләренә әзерләү старт алды:

lбуяучы, lбетончы, lюл эшчесе, lпешекче, lэлектр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, lскважиналарны капиталь ремонтлау буенча бораулаучы ярдәмчесе, lгеофизик эшләр өчен эшче, lскважиналарны нефтькә һәм газга эксплуатацион һәм разведка бораулавы буенча бораулаучы ярдәмчесе (икенче).

Уку вакытында «Россия Студентлар Отрядлары»ның Казан шәһәрендә урнашкан төбәк бүлеге штабы вәкилләре белән берничә тапкыр очрашулар үткәрелде. Яшьләр белән эшләү буенча бай тәҗрибәгә ия булган штаб җитәкчеләре республиканың студентлар отрядлары эше һәм җәйге чорда студентларны эшкә урнаштыру үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

2022 елның июнендә 145 студент укуын тәмамлады. Алар барысы да ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләре буенча эш күнекмәләренә ия булдылар һәм «Татнефть» ААҖ, «Автострада» ҖЧҖ, «Гольфстрим» ҖЧҖ, «СМП-Нефтегаз» АҖ, «Тат-электромонтаж», «ТАНЕКО» АҖ һәм Татарстан Республикасының башка оешмаларына эшкә җибәрелделәр.

Бушлай укып эшче һөнәрләргә ия булу студентларга тәүге эш тәҗрибәсен үзләштерергә, үз гаиләләренә матди яктан булышырга һәм каникулларны файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

 

Наталия Хабарова, политехник техникум директорының    икътисади мәcьәләләр буенча урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса