Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алар белән бергә иҗат яши

Безнең 35 нче «Әкият иле» балалар бакчасыннан Габделкадыйровлар гаиләсе, бик уңышлы чыгыш ясап,  беренче урынны яулады.

Бәйгедә катнашучы барлык гаиләләр дә бик уңган һәм талантлы. Әмма Габделкадыйровлар алар арасында музыкаль, сәхнә үрләрен яулаучы, тамашачыларны таң калдыра алырлык сихри көчкә ия булулары белән үзләренчә үзгә булып аерылып тора иделәр. Алар үзләренең презентацияләрендә ничек бәхетле яшәүләре, үз чиратында татар хал-кының традицияләрен түкми-чәчми балаларына җиткерүләре турында тәфсилләп сөйләделәр. Иҗади осталык бәйгесендә Лилия ханым челтерәп аккан чишмә суыдай моңлы тавышын яңгыратып, улы Булат белән бергә җыр башкарды. Шулай ук нәфис сүз остасы - уллары Азат чыгыш ясаганда күпләрнең күзләренә яшьләр тулды. Иҗади бәйге номинациясенә килгәндә, татар орнаментлары белән чигелгән искиткеч матур сөлгеләре, гаиләләре белән бергәләп кич утырып картиналар ясаулары, шул картиналарны алмаз мозаикасы белән чигүләре турында горурланып сөйләделәр.

Аш-су осталыгын күр-сәтү номинациясендә дә пешереп алып килгән бәлешкә туры китереп язылган шигьри юллар әлеге сыйның никадәр тәмле икәнен, татар
халкының милли ризыгы, хәзерге вакытта бәйрәм-нәрдә генә түгел, атна саен диярлек пешерелүен ачып бирде.

Балалар бакчасы исе-меннән Габделкадыйровлар гаиләсенә киләчәк тормышларында зур уңышлар, гаилә бәхете, гел шулай яңа үрләр яулап, тигез тормышта, улларының киләчәктә терәк булуларына ышанып яшәүләрен теләп калабыз.

Рәмилә Шәйгарданова,
35 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса