Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә "Самокат һәм велосипед – кагыйдәләр буенча йөргәндә куркынычсыз" дигән профилактик акция уздырылды

Акциянең максаты-җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итү.

Акция барышында 6 нчы номерлы «Жар - птица» балалар бакчасына йөрүчеләр, ата-аналар, ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлеге"  белән берлектә яшь велосипедчылар, җәяүлеләр һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр. Акцияне оештыручыларның төп игътибары велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләренә юнәлтелде, саклану экипировкасын куллану кирәклеге һәм җәяүлеләр кичүе алдыннан велосипед яки самокаттан төшәргә кирәклеген искә төшерделәр, ә  тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга кирәклеген искәрттеләр.

Белемнәрне ныгыту максатыннан акциядә катнашучылар балаларга һәм ата-аналарга велосипедчы өчен белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса