Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә студентлар лигасының яңа рәисен сайладылар

Әлмәттә студентлар съезды булды.

16 майда Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараенда  студентларның II съезды узды.

Чараны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырды.

Бүгенге көндә студентлар лигасы республиканың 160 меңнән артык студентын үз канаты астына ала.

Яшьләр оешмасының төп максаты-Татарстан студентларын берләштерү, укучыларның хокукларын, мәнфәгатьләрен яклау.

Съездның дәрәҗәле кунаклары арасында ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Софья Мостафина, район балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдинов, «ТР Студентлар лигасы» төбәк яшьләр оешмасы президенты Руфат Кыямов һәм яшьләр үзәге директоры Айдар Газизуллин бар иде.

Барлык катнашучылар да студентлар үзидарәсе органнары эшчәнлеге белән таныштылар һәм алдагы елларда студентлар берләшмәсенең эше турында хисап тыңладылар һәм аларның киләчәк планнары белән таныштылар.

Шулай ук Әлмәт студентларының актуаль мәсьәләләре һәм аларны чишү механизмнарын эшләү буенча фикер алыштылар.

Илнур Фәсхетдинов катнашучыларны студентлар тормышында актив булырга чакырды: "Безнең җиде урта һөнәри һәм өч югары уку йортында белем алучы яшьләрнең гомуми саны сигез мең кеше тәшкил итә. Аларның алты меңнән артыгы көндезге форматта укый. Һәр уку йортында үз рәисе һәм кадрлар белән эшли торган студентлар советы бар, алар социаль активлыкны үстерү, шулай ук иҗтимагый инициативаларны яклап, тормышка ашыру буенча эш алып баралар. Студентлар лигасы эшчәнлегендә күбрәк катнашучыларны күрәсе килә".

Оешма тарихында беренче тапкыр Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һөнәри белем бирү оешмаларының республика "Студентлар язы"н үткәрү инициативасын хуплады.

Руфат Кыямов: "Теләсә кайсы уку йорты республика этабында катнаша ала. Заявка компаниясе 20 майга кадәр ачык. Эксперт комиссиясе бәяләвеннән соң, иң иҗади студентлар Чиләбегә Россия Студентлар язына барачак. Моннан тыш, 12 майда студентларның иң көтелгән чараларының берсе – «Лига Форум» студентлар белем бирү форумы эшли башлый, ул август аенда узачак".

Чарада шәһәребезнең студентлар лигасының яңа рәисен сайладылар.

Вазифага ике дәгъвачы тәкъдим ителде.. Күпчелек тавышны Элина Абдуллина җыйды, ул әле тагын бер елга «Әлмәт Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе булып кала.

Төп программадан тыш, студентлар үзидарәсе ярминкәсе дә узды. Студентлар үз эшчәнлекләре турында җентекләп сөйләделәр һәм үз казанышларын күрсәттеләр.

 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса