Бу карар салкын һава торышы нәтиҗәсендә кабул ителде.
Бүген Әлмәт районында кайбер балалар бакчаларына җылы бирәчәкләр. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында сөйләде.
«Без шәһәрнең яңа өлешендә урнашкан балалар бакчаларында, индивидуаль җылылык пунктлары булган урыннарда бүген җылылык бирәчәкбез, кечкенә котельныйлар хезмәт күрсәтүче калган балалар бакчаларында, газ лимиты турында килешеп, бүген-иртәгә җылылык бирәчәкбез. Шәһәрнең үзәк өлешендә иске схема буенча җылытыла торган бакчаларда котельныйны эшләтеп җибәрү мөмкин түгел, анда барлык җылыткычларны туплаячакбыз», – дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.