Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә Baby Skills кагыйдәләре буенча беренче чемпионат узды

Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча иң көчле 4 катнашучы сайлап алынды.

Әлмәттә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Baby Skills кагыйдәләре буенча беренче чемпионат үткәрелде. Чарада 18-нче номерлы балалар бакчасына йөрүчеләр катнашты. Балалар «ЮХИДИ инспекторы» һөнәрен тәкъдим иттеләр.

Baby Skills - республика программасы, аның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә профориентация бирү, шулай ук олылар дөньясын өйрәнү һәм үзләре өчен яраткан шөгыльләр табу. «Аленький цветочек» балалар бакчасында балалар «ЮХИДИ инспекторы» һөнәрен тәкъдим иттеләр.

Чемпионатта катнашырга теләүчеләр күп иде, әмма сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 4 иң көчле катнашучы сайлап алынды.

«Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әлеге һөнәр вәкилләре белән турыдан-туры очраша, аралашалар, уен эшчәнлегендә, дәресләрдә һөнәрләр турында беләләр, аннары төркемнәрдә сайлап алу бара һәм иң яхшылары, иң көчлеләре, чемпионатта катнаша», – дип аңлатты 18-нче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Ирина Бутлеровская.

Яшь инспекторлар презентацияләр әзерләделәр, анда һөнәрнең мөһимлеге һәм кирәклеге турында сөйләделәр, практик биремнәрне чиштеләр һәм үз төркемнәреннән килгән балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре дәресләре үткәрделәр. Барлык катнашучыларның да ярдәм төркеме бар иде.

Мәгариф идарәсе вәкиленнән һәм «Юл хәрәкәте иминлеге»  һәм ЮХИДИ хезмәткәрләреннән торган компетентлы жюри чыгышларга бәя бирде. Соңыннан барлык катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса