Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләрне 9 апрель көнне "Тоталь диктант" язарга чакыралар

Акция 14.00 сәгатьтә башлана.

Россиядә беренче "Тоталь диктант" 2004 елда акция кысаларында узды. Проект җәмгыять игътибарын туган телне белүнең мөһимлегенә юнәлтү өчен булдырылган. Хәзер, 18 елдан соң, ул ил халкы арасында зур популярлык казанды һәм Россиянең барлык шәһәрләрендә һәм аннан читтә дә уза.

Тоталь диктант барлык шәһәрләрдә дә бер көндә уза, катнашучылар бер үк текстны (бәлки, бер үк текстның төрле өлешләрен), алдан эшләнгән бер сценарий буенча яза.


Быел акциядә катнашучылар 9 апрельдә 14.00 сәгатьтә җыелачак. Аларга язучы Марина Степанованың текстын яздырачаклар. Сюжет борынгы заманда  Воронежда  яшәүче һәм беренче мәхәббәтен каршыларга әзерләнүче яшүсмер тормышы турында.

Тоталь диктантта катнашу өчен проектның рәсми сайтында теркәлергә мөмкин.

Әлмәттә "Тоталь диктант"ны әлеге мәйданчыкларда язарга мөмкин:


Әлмәт һөнәр көллияте
Әлмәт политехника техникумы
Әлмәт медицина көллияте,
10 нчы урта мәктәп
16 нчы мәктә,п
25 нче мәктәп
5 нче гимназия 
2 нче мәктәп 
КНИТУ Әлмәт филиалы 
17 нче мәктәп
1 нче гимназия 
1 нче мәктәп
Инженерлык лицее
Ф. З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте
4 нче мәктәп
Үзәк китапханә


Шулай ук үз белемегезне Әлмәт районы авыл җирлекләрендә дә тикшерергә мөмкин:


Ямаши урта мәктәбе
 Габдрахман урта мәктәбе
Елховой урта мәктәбе,
Кәләй урта мәктәбе,
Түбән Мактама-1 нче мәктәп, китапханә,
Чуваш Сәрәне-Сәрән урта мәктәбе,
Кичуй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса