Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен яңартылган форматта күрәчәкбез

Әлмәттә һөнәри белем бирүне алга таба үстерү концепциясе турында фикер алыштылар.

Әлмәткә эш визиты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде. Алар район башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә төп урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен карадылар. Экскурсия барышында алар Әлмәттә һөнәри белем бирүне алга таба үстерү концепциясе турында фикер алыштылар.

Беренче булып Әлмәт политехника техникумын карадылар. Биредә уку аудиторияләрен, шулай ук остаханәләрне күрсәттеләр. Шулай ук делегация политехник техникумның тулай торагында булды, анда уку йорты җитәкчелеге ремонт белән бәйле проблемалар турында сөйләде.

Шулай ук Илсур Һадиуллин Әлмәт һөнәри көллиятендә, медицина көллиятендә һәм сәүдә-икътисад техникумында булды. Мәгариф министры административ һәм уку корпусларын, ашханәләрне, тулай торакларны карап чыкты. Ул кайбер дәресләрдә дә булды. Мәсәлән, медицина көллиятендә «уку даруханәсе» оештырылган, анда студентлар фармацевт эшенә өйрәнә. Шулай ук студентлар беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Экскурсиянең соңгы ноктасы «Әлмәт» иҗтимагый үзәге булды. Ace Language Academy лингвистик үзәге үз эшен күрсәтте. Биредә балалар һәм өлкәннәр инглиз, кытай, немец телләрен өйрәнә,халыкара имтиханнарга әзерләнә.

Министрга шулай ук дөнья халыкларының музыкаль уен коралларының уникаль күргәзмәсен күрсәттеләр, аларның кайберләре Илсур Һадиуллин үзе сынап карады.

Аннары «Альметрика» интерактив фәнни-белем бирү үзәгендә кунаклар метрологиягә һәм халыкара берәмлекләр системасына багышланган экспозицияләрне карадылар. Биредә 56 экспонат тәкъдим ителгән.

Урта һөнәри белем бирүнең киләчәк үсешенә килгәндә, политехник техникумда IT-юнәлештә белгечләр укытуны киләчәктә дә үстерү планлаштырыла.

"Татнефть" компаниясе сәүдә-икътисадый техникумы буенча актив үсеш программасы булдырырга ниятли.

Медицина көллияте якын киләчәктә яңа мәйданчыкка күчәргә һәм шул ук вакытта укучыларның гына түгел, белгечлекләрнең дә санын киңәйтергә планлаштыра.

Һөнәри көллият бүгенге көндә бик кирәкле кадрлар әзерли, әмма матди-техник базаны ныгытырга кирәк.

Тиздән без Әлмәтнең урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен яңартылган форматта күрәчәкбез.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса