Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Без нәфрәт һәм ксенофобиягә бер юлда түгел» акциясе дәвам итә

 «Без нәфрәт һәм ксенофобиягә бер юлда түгел»  оператив-профилактик чарасы кысаларында полиция хезмәткәрләре шәһәр студентлары белән очрашу уздырдылар.

Полиция капитаны Радик Сафиуллин «Форпост» яшьләр берләшмәсе вәкилләре өчен тематик дәрес үткәрде. Анда «экстремизм» һәм «ксенофобия» төшенчәләренең эчтәлеген юридик күзлектән аңлатып, тыңлаучыларны экстремистик эшчәнлеккә өндәүче мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык турында кисәттеләр.


Очрашу барышында студентлар полициянең экстремистлык эшчәнлекне профилактикалау һәм кисәтү буенча төп юнәлешләре, шулай ук халык белән уртак профилактик чаралар турында белделәр.


Әңгәмә барышында укучыларга террорга каршы характердагы фильм күрсәтелде, аннан соң студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса