Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләрендә Face ID системасы барлыкка киләчәк

Контроль-үткәрү пунктлары укучылар саны 1 меңнән артып киткән мәктәпләргә урнаштырылганлыгын хәбәр итте район башлыгы.

Укучылар саны 1 меңнән артып киткән мәктәпләрдә өстәмә контроль-үткәрү пунктлары урнаштырылган иде, тиздән укучыларның узу процессын тизләтү өчен Face ID өстәмә системасы булдырылачак.

"Мәктәп территориясенә укучылар гына керә ала, гражданнар ирекле керә алмый. Мин моның белән бөтен кеше дә килешә алмавын аңлыйм, чөнки кайберәүләр мәктәп территорияләрен үз яллары өчен кулланырга күнеккән, әмма закон һәм таләпләр буенча  бүген мәктәп территориясе ябык булырга тиеш, шуңа күрә махсус контроль-үткәрү пунктлары барлыкка килә", — диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса